Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Җиңү бәйрәме ничек узачак?

Бәйрәм көнне салют көтелә.

Җиңү бәйрәме 8 сәгать 45 минутта патриотик шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салудан башлана. Укытучылар, укучылар, студентлар, шәһәрдәшләр каһарман шагыйребез һәйкәле каршына килеп баш ияләр. Шул вакытта "Ватан-ана" мемориал комплексы янындагы беренче постта мактаулы караул эше башлана.
– 9.25 - 9.52 сәгатьтә Ватан-Ана мемориал комплексы янында оркестр һәм балалар хоры чыгышы була. 
– сәгать 10да митинг һәм парад башлана.

Парадта чик сакчылары, әфган сугышы ветераннары, «Каскад» хәрби-патриотик хәрәкәте вәкилләре, кадет мәктәпләре укучылары, студентлар, атлы кавалерия, техника катнаша. Шулай ук традицион «солдат боткасы» да оештырыла. Әлеге ризыкны Комсомол районында – сәгать 11дә, Үзәк районда 11 сәгать 30 минутта, Автозавод районында 11 сәгать 45 минутта ашарга мөмкин булачак. Һәр районда бәйрәм чаралары үткәреләчәк. 

Яр буе паркы мәйданындагы шәһәркүләм чара «Җиңү өчен» театраль тамашасы белән башланып китәчәк. Анда артистлар, шәһәрнең иҗат коллективлары катнашачак. 
18 сәгать 55 минутта Чаллы халкы «Бер минут тынлык» Россиякүләм акциясенә кушылып, Бөек Ватан Сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алачак. 
19-21 сәгатьтә «Россия, мин сине яратам» дип исемләнгән концерт программасы көтелә. 
Җиңү бәйрәме сәгать 21:00дә салют белән тәмамланачак.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Җиңүгә багышланган барлык чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. «Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм башка категориядәге кешеләрне хөрмәтләү, бүләкләү чаралары югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Безнең моның өчен финансларыбыз да, мөмкинлекләребез дә җитәрлек, теләгебез дә зур», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү бәйрәме