Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инвалид әби урамда калды

Ул мошенникка ышанып фатирын саткан.

Чаллы пенсионеры фатирсыз калды. Февраль аенда аңа үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтырата. Мошенникларның аның фатирын сатарга теләүләрен әйтә. Моны булдырмау өчен кадастр номерын үзгәртергә һәм фиктив сату-алу килешүен төзергә киңәш итә. 

Пенсионер ханым инвалид, яше дә зур. Ышана. Аңа 3 риелтор номерын бирә. Туганнары һәм якыннарына сөйләмәскә куша. Янәсе проблемалар булачак. Нәтиҗәдә әбинең бер бүлмәле фатирын 3 млн 200 мең сумга саталар. Теге ир-ат "кадастр номерлар үзгәртелде, килешү фиктив иде, акчаны кире кайтарырга кирәк", дип белдерә. Акчаны алырга кеше җибәрә. Әби ничек әйтә - шулай эшли. 

Алданганын ул 1 атна үткәч кенә аңлый һәм улына барысын да сөйләп бирә.

Әлеге факт буенча полиция җинаять эше кузгатты. Чаллы прокуроры фатир сату-алу килешүен дөрес түгел дип санауларын сорап судка ходатойство белән чыкты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев