Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Министр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә килде

Бинаны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин бәяләде.

Капиталь ремонттан соң Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең «Г» блогы – соңгы дәвалау корпусы файдалануга тапшырылды. 
Объектны ачу тантанасына Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә бүлмәләрне карады, коллектив белән очрашты. 

«Г» блогында кабул итү-диагностика, инфекция бүлеге, санузел, кондиционерлар белән җиһазланган 38 мельцер боксы бар.  Аларны карап чыккан соң министр хастаханәне республика сәламәтлек саклау учреждениесе дәрәҗәсендә дип бәяләде. «Биредә Кама аръягы халкына югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен бар шартлар да булдырылган», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

Сүз уңаеннан, республика бюджеты хисабына хастаханәнең А, Б, В1, В2, Г, блокларында – барлыгы 32 мең квадрат мәйданда капиталь ремонт ясалды.  Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев быел хастаханәнең «Д» блогын капиталь ремонтлап бетерү бурычы куйды. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы