Чаллыда йөк машиналары ярышачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөк машиналары ярышачак

Хәсән Туфан проспекты һәм Раскольников урамы өлешчә ябылачак.

23 август көнне Чаллыда магистраль автопоезды йөртүчеләре арасында «XVII Мэр Кубогы»на ярышлар узачак. Программада йөк машиналары күргәзмәсе, хәйрия акциясе, концерт, балалар өчен уеннар каралган. Шулай ук тамашачылар йөк машиналарын канат белән тартуда көчләрен сыный алачак.

Ярышларны үткәрү урыны итеп мәйдан билгеләнде. Бу көнне 7:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты һәм Раскольников урамы өлешчә ябылачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев