Чаллыда йортларның күпчелегенә кайнар су бирелде
Бу хакта НЧТС хәбәр итте.
Җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның 4нче этабы 30 июньдә башланды. 13 июльгә кадәр дәвам итә. Шуңа карамастан торак йортларның 93%тан артыгына кайнар су бирелде.
«Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе хәбәр итүенчә, 324 йортның 299ында кайнар су бар.
Гидравлик сынау барышында челтәрләрдә 24 төзексезлек табылды. Бүгенге көндә 12се төзәтелгән. Ремонт эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев