Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерек машина йөртүчегә 300 мең сум штраф яный

Ул моңарчы да алкоголь кулланып тотылган булган.

Чаллы инспекторлары халык белән тыгыз эшли. Шәһәрдәшләр телеграм-каналдагы махсус чатка исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр җибәрү белән алар урынга ашыга. Шулай итеп төнге якта инспекторлар 23 яшьлек егетне тота. Аның машина йөртү таныклыгы да булмый. Исерек килеш тотытылып, ел башында алдыртанлыгы ачыклана. Машинасын штраф стоянкага озаталар. Үзен - полиция бүлегенә. Егеткә 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү (шартлы рәвештә дә булырга мөмкин) яный. 

Инспекторлар төнге 12дә тагын бер исерек машина йөртүче эзенә чыга. 40 яшьлек ир-ат гаебен танымый. Алкогольгә тикшеренүдән баш тарта. Аның да машинасын штраф стоянкага озаталар. 

Чаллы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек машина йөртүчеләрне күргән очракта, 112  или 8(8552)51-18-14 номерларына шалтыратырга яисә https://t.me/Chat_GIBDD_TR телеграм-каналындагы чатка язарга сорый. 

Фотолар Чаллы дәүләт Автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев