Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерек хатын-кыз кеше фатирында бала белән бикләнгән

Аны «сыйларбыз, ашатырбыз», дип чыгарга үгетләгәннәр.

Чаллыда яшәүче хатын-кызны 1 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Сәбәбе алкоголь белән бәйле. 

Узган ел ул урамда бер ир-ат белән таныша һәм аңа 40 комплекска кунакка китә. Исерткеч эчемлекләр кулланып, кәеф-сафа коралар. Аракылары беткәч хатын-кыз тагын шешә эзләп чыгып китә. Подъездда бу вакытта өеннән бер малай чыгып килгән була. Ул аны кире өенә этеп кертә. Малай куркуыннан бүлмәгә кереп бикләнә һәм тизрәк әнисенә шалтырата. Исерек хатын-кыз нәкъ бу бүлмәдә алкоголь яшеренгән дип уйлый. Кулына утюг алып ишекне вата башлый. Башка бүлмәне дә астын өскә китерә. 

Малайның әнисе килеп җитә. Әмма көтелмәгән кунак ишекне ачмый. Аңа «сыйларбыз, ашатырбыз» дип тә карыйлар. Хатын-кыз ризалашмый. Баланың әтисе кайтып ишекне ачкыч белән ача. Исерек хатын-кыз югалып калмый: «Мин ремонт эшләргә килдем. Сез кем?», – дип аптыраган кыяфәт ясый. Аны полиция бүлегенә озаталар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев