Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерек хатын-кызга катгый җәза билгеләделәр

Ул алкоголь кулланып берничә тапкыр руль артына утырган була.

Чаллыда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз машинасыз калды. Суд карары буенча Ореl Corsa автомобилен дәүләт кеременә тартып алдылар. Машина йөртүче берничә тапкыр исерек килеш тотылган була. Соңгы очракта аның иминият полисы да булмый.  

Алкоголь яратучы хатын-кызны 2 елга машина йөртү таныклыгын да мәхрүм иттеләр. Моннан тыш, аңа 120 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнде. 

Бер атна эчендә Татарстанда барлыгы 6 кеше машинасыннан колак какты. Инспекторлар әйтүенчә, автомобиль йөртүчеләр Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Әлки, Биектау районнарыннан.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев