Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда исерекнең машинасын тартып алдылар

Моннан тыш өстәмә эш тә билгеләделәр.

Чаллы судында исерек килеш машина йөртергә яратучы ир-атны хөкем иттеләр. Ике ел элек ул таныклыгын алдырткан була, 30 мең сум штраф та түләттерәләр. Әмма ул тагын алкоголь кулланып, машинага утырып чыгып китә. Бу юлы да инспекторларга эләгә.

Судта аңа 200 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләнде. Ике ел машина йөртү белән бәйле эштә эшләргә тиеш түгел. Моннан тыш, машинасыз да калды. «Лада Калина» автомобилен дәүләт кеременә әйләндерергә дигән карар чыгарыолды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев