Чаллыда «ит сатучылар» эшмәкәрне алдаган
Салынган зыян күләме - 785 мең сум.
Мошенниклар нинди генә алдау схемалары уйлап тапмый! Банк хезмәткәрләре булып та шалтыраталар, эшкә чакыралар, зур акчалар вәгъдә итәләр. Ни кызганыч, халык ышана. Соңгы атна эчендә генә күпме кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. Югалткан акчалары миллионга якын.
- 21 яшьлек хатын-кыз үзен финанс оешмасы хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларга 282 мең сум күчергән. Акчаны алу белән мошенниклар юкка чыккан.
- Тагын бер зыян күрүче – 42 яшьлек шәхси эшмәкәр. Ул ит продукциясе өчен 785 мең сум күчергән. Ләкин сатучылар мошенниклар булып чыккан.
- Мошенникларга 33 яшьлек кладовщик та юлыккан. Ул сайтны яхшыртырга вәгъдә иткән «белгечләр»гә ышанып, 600 мең сум акчасын югалткан.
- Счётчикларын алыштырырга теләгән 59 һәм 57 яшьлек хатын-кызлар да көтмәгәндә зыян күрүчеләр исемлегенә эләккән. Аларның берсе мошенникларга – 400 мең, икенчесе 930 мең сум җибәргән. Шәһәрдәшнең соңгысы ничек кредит алганын аңламый да калган. Мошенникларга СМС аша килгән кодны әйткән.
- 19 яшьлек егет 205 мең сум акчасыз калган. Мошенниклар ялгыш түләнгән акчаны кире кайтару сылтавы белән аның банк счётына кергәннәр.
Барлык зыян күрүчеләр ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Һәр мөрәҗәгать буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча (мошенниклык) җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклау буенча оператив чаралар үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев