Чаллыда җитәкчеләр балаларның хыялын тормышка ашырдылар
«Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырдылар.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев, җитәкчеләр, Татарстан Дәүләт советы һәм шәһәр Советы депутатлары белән бергә «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр приютына барып, «Теләкләр чыршысы» кысаларында балаларга бүләкләр тапшырды.
«Балаларның күзендә шатлык күрү – бәһасез: без, зурлар балаларның хыялын тормышка ашырырга булыштык. «Асылташ» приюты балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итеп, «Гаилә» илкүләм проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Муниципалитет киләчәктә дә социаль учреждениеләргә даими ярдәм итәчәк. Барлык шәһәрдәшләрне изге эшләргә кушылырга, аеруча мохтаҗларга яңа ел шатлыгы бүләк итәргә чакырам», – диде Наил Мәһдиев.
Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев