Чаллыда югалган ир-атның машинасы табылган
Опельнең ишеге ачык.
Социаль челтәрләребездә Чаллыда яшәүче 73 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр иткән идек. Шәрәфуллин Фәнис Гыйлембаян улы 18 комплекста яшәгән. Ул 9нчы февраль көнне Опель Вектра автомобиленә утырып чыгып киткән. Әлегәчә кайдалыгы билгеле түгел.
Кичә Чистай районы Данауровка авылы янында аның машинасы табылган. Опельнең ишеге ачык, эчендә кеше юк. Волонтерлар, полиция , ир-атның якыннары эзләүләрен дәвам итә. Нинди дә булса мәгълүмәткә ия булган кешеләрнең +7 963 125-11-72, +7 937 777-67-29 номерлары буенча шалтыратулары сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев