Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда югалган кызны ирексезләп тотарга мөмкиннәр

5 көн элек өеннән чыгып киткән Ева Карпованың әлегәчә кайда икәнлеге билгеле түгел.

Чаллыда 16 яшьлек кыз югалды. Карпова Ева Игоревна 25нче июнь көнне өеннән чыгып киткән. Әлегәчә аның кайда икәнлеге билгеле түгел. Ул зәңгәр джинс чалбар, кара күн куртка кигән булган. Волонтерлар аны Тукай районының Кече Шилнә, Олы Шилнә авылларында, "Восход" бакчачылык ширкатендә эзләде.

Россиянең Татарстан буенча балаларга ярдәм итү милли үзәгенең «Орел. Татарстан» доброволецлар эзләү-коткару отряды җитәкчесе Альбина Сәгыйрова сүзләренчә, Еваны 23 яшьлек  Даниил кайдадыр ирексезләп тотуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев