Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл читендә калган машиналарны эвакуаторлар алып китәчәк

Кагыйдә бозган машина хуҗасына 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Кар яварга да өлгермәде, инспекторлар инде штрафлар турында кисәтә башлады. "Узган еллардагы тәҗрибәләрдән чыгып, проспект буйларында калдырылган машиналарны хәзердән үк аерым игътибарга алабыз. Чөнки алар кышын кар чистарту техникасына зур комачаулык тудыра. Тиешсез урында калдырылган автомобильләр аркасында тулаем бер полоса чистартылмый калган очраклар да булды. Моны булдырмас өчен хәзер үк чаралар күреләчәк", - диде шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков. 

Төгәлрәк әйткәндә, андый машиналарны эвакуацияләячәкләр. Инспекторлар сүзенә колак салмаучыларга бу гамәлләре шактый гына суммага төшәргә мөмкин. Ким дигәндә 5 мең сум акчасын чыгарып салырга туры киләчәк аңа. Кагыйдә бозган өчен 1500 сум булса, эвакуатор хезмәте - 3000 сум, штарф-стоянка сәгатенә 50 сумны тәшкил итә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ штраф закон