Чаллыда юл ябыла
Чикләүләр 23, 25 июль көннәрендә була.
Чаллы хакимияте шәһәр маршрутларында эшләүче автобуслар йөртүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе уздырылу сәбәпле, юлларның ябылуын хәбәр итте.
Чикләүләр Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр һәм Раскольников урамының Хәсән Туфан проспектыннан Рәис Беляев урамына кадәрге өлешендә түбәндәге вакытларда була:
– 23 июльдә 15-20 сәгатьләрдә;
– 25 июльдә 14-21 сәгатьләрдә.
Фото хакимиятнең мәгълүмати сәясәт идарәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев