Чаллыда юл төзелешенә 15 млрд сум акча бүлеп бирелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл төзелешенә 15 млрд сум акча бүлеп бирелде

Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә узган ял көннәрендә бәйрәмнәрен билгеләп үткән юл төзелеше өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәт әйтте. Ул соңгы елларда шәһәр юлларының яхшыруын билгеләп үтте.

«Соңгы елларда Чаллыга юлларны төзү һәм ремонтлау өчен республика хөкүмәтеннән һәм төрле федераль программалардан 15 млрд сум акча бирелде. Чаллы юллары шәһәрнең визит карточкасына әйләнде. Быел 3 млрд сумнан артык ремонт эшләре башкарылды. Төп проспектлар, ишегалларындагы юллар тәртипкә китерелде», – диде ул. 2027 елда да юл төзелеше һәм ремонтлау буенча быелгы күләмдә эшләр башкарылачак.
 


Чаллы мэры юл төзелеше

Нет комментариев