Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә бер бала һәлак булган
853
0
Мэр мәгариф хезмәткәрләре алдына нинди бурычлар куйды?
Узган елда Чаллыда 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре 2023 елга караганда 12 процентка кимегән. Кызганыч, бер баланың гомере өзелгән. Фаҗига Чулман проспектында булды. Велосипедта барган кызны машина бәрдерде.
Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, балалар арасында профилактика эшләре алып бару уңай нәтиҗә бирә.
«Барлык мәгариф учреждениеләрендә балалар арасында юл-транспорт һәлакәте травмаларын профилактикалау буенча планнар бар. Алар ГАИның пропаганда бүлеге белән килешенгән. 2023-2024 уку елында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында 103 тематик чара, 554 лекция, 13 ата-аналар җыелышы, 21 бәйге, юл кагыйдәләре буенча 155 фестиваль һәм 35 акция үтте. 131 балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча сюжетлы уеннар үткәрелде, кагыйдәләр өйрәтелә», – дип белдерде ул.
Балалар «Юный инспектор движения», «Куркынычсыз шәһәр», «Игътибар, балалар!», «Засветись» дип исемләнгән чараларда теләп катнашалар.
Чаллының барлык мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге паспорты булдырылган. Анда уку йортларына һәм балалар бакчаларына баруның куркынычсыз маршрут схемасы, ГАИ хезмәтләре телефоннары урын алган.
83 мәктәптә юл хәрәәкте иминлегенең яшь инспекторлары отрядлары бар. Чаллы мэры Наил Мәһдиев яшь инспекторлар отрядларын барлык мәктәпләрдә ( тагын 5 мәктәптә) оештыру бурычы куйды.
«Караңгы вакытта балалар киемнәрендәге яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру – өстенлекле бурычларның берсе. Агымдагы елда беренче сыйныф укучыларының барсы да яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин ителде», – диде Рөстәм Хуҗин.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев балаларга кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә чакырды. Башлангыч сыйныф укучыларының барсын да яктылык кайтаручы элементлар белән тәэмин итәргә кушты.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев