Чаллыда юлга йөгереп чыккан баланы машина бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юлга йөгереп чыккан баланы машина бәрдерде

Юл һәлакәте Раскольников урамына дублёр юлда булды.

12 яшьлек малай юлга машиналар арасыннан килеп чыга. 30 яшьлек «Лада Веста» хуҗасы туктарга өлгерми. Яшүсмерне БСМПга озаталар. Әлеге юл һәлакәтендә гаепле якны тикшерү нәтиҗәсендә билгеләячәкләр.

Чаллы Дәүләт Автоинспекциясе юлларда сак булырга киңәш итә. Бу инде беренче шундый очрак түгел. Ел башыннан балалар катнашында 17 юл һәлакәте булды. 18 яшүсмер тән җәрәхәтләре алды. Аварияләрнең 7сендә балалар гаепле. 4 очракта яшүсмерләр юлга машина арасыннан йөгереп чыккан. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев