Чаллыга юллар ремонтлау өчен 2,7 млрд сум акча бирелә
Быел кайсы юллар ремонтлана?
Быел Чаллыда 30 км юлны төзекләнедерергә планлаштыралар. Моның өчен 2,7 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк. 2026 елда Тынычлык проспектының ике участогы төзекләнедерелә. Берсе – 12 км һәм икенчесе 8,8 км.
Тагын Чаллы проспектының 8,2 км яңартылачак.
Барлык эшләр 22 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Әлеге масштаблы проект Татарстан бюджетыннан финансланачак. Ремонт эшләре төп торак пунктларда транспорт системаларын үстерү буенча төбәк программасына кертелгән һәм шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында да башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев