Чаллыда юллардагы чокыр-чакырларны «ямыйлар»
Кайларда юлларны тигезләделәр?
Чаллыда юллардагы чокыр-чакыларны «ямый» башладылар. Башта «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре Үзәк күпердәге, Челныгорстрой тукталышы тирәсендәге, Сарман трактындагы, Низаметдинов һәм Батенчук урамындагы юлларны тигезләделәр.
Кичә кич ПАД хезмәткәрләре төнлә Рәис Беляев проспектының Сөембикә проспектыннан Раскольников урамына кадәрге өлешен тигезли башладылар.

«Аварияле чокыр-чакырлы юлларны «ямау»ны без юллардагы «бөке»ләрне киметү һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, гадәттә төнлә башкарабыз. Бездән еш кына: «Чокыр-чакырларны минус температурада «ямарга» ярыймы?» – дип сорыйлар. Әйе, ярый. Рецклер (иске юл өслеген эшкәртү һәм яңадан куллану өчен махсуслаштырылган җайланма) ярдәмендә ясалган катнашманы заманча технологияләр һәм җиһазлар кулланып салкын һава торышы сакланганда да кулланырга була», – ди «Автомобиль юллары предприятиесе»нең мастеры Дмитрий Тяжов. – 150-180 градуста рециклер асфальт калдыкларын бертөрле катнашама хәленә китерелек итеп эретә. Аңа битум һәм махсус матдәләр кушып, чокырларны «ямыйбыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев