Чаллыда юристлар бушлай консультация бирәчәк
Очрашу шахмат-шашка клубында оештырыла.
20 апрель көнне Чаллы юристлары шәһәрдәшләрне бушлай кабул итәчәк. Очрашу «Этюд» спорт мәктәбендә (21/18 аресы буенча урнашкан шахмат-шашка клубы) сәгать 9:00дан 15:00гә кадәр оештырыла. Биредә прокуратура, салым инспекциясе, социаль фонд, ТР риелторлар ассоциациясе белгечләре дә булачак. Ипотека, шәхси торак төзелешкә бәйле сораулар да биреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев