Чаллыда кафе һәм шаурма сату ноктасын яптылар
Эшчәнлекләрендә хокук бозулар бар.
Чаллы суды шаурма сатучы «Хан Мангал» эшчәнлеген 70 тәүлеккә туктатты. ТР Роспотребнадзор белгечләре хокук бозулар ачыклаган. Сатыла торган азык-төлек продукциясе куркынычсызлык күрсәткечләре буенча тикшерүләр узмаган, сыйфатсыз дезинфекцияләү чаралары кулланылган яисә бөтенләй булмаган, хезмәткәр медицина тикшерүе узмаган һ.б.
Хокук бозулар «Ашхабад» кафесында да ачыкланган. Суд эшмәкәрләрне административ хокук бозуда гаепле дип тапты. Аларның эшчәнлеген 70 көнгә туктатып тору рәвешендәге җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев