Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайбер йортларга кайнар су бирелде

Җылылык челтәрләрен гидравлик сынау дәвам итә.

11 майда Чаллының иске өлешендә: ГЭС, Сидоровка, ЗЯБ бистәсендә җылылык челтәрләрен сынау максатыннан опрессовкалау башланды. Беренче этапта 322 йорт кайнар сусыз калды. Аларның 93е кайнар су кушуга рөхстәт алды инде. 

«15 майда Мәләкәс аръягының 27нче, ГЭС бистәсенең 6,8нче (өлешчә), Сидоровка бистәсенең (С 12/01, 02, 03, С 43) йортларына кайнар су бирелде», – дип хәбәр итте «Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесенең матбугат хезмәте. 

Кичә шулай ук Мәләкәс аръягындагы 20, 22нче һәм 21нче микрорайнның кайбер йортлары да кайнар сулы булды. Гидравлик сынаулар вакытында торбаларга зыян килүнең 12 очрагы ачыкланды. Төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Фото/  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрессовка торак-коммуналь хуҗалык