Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайбер йортларга кайнар су бирелде

Опрессовкалау 26 майда гына тәмамланырга тиеш иде.

Җылылык торбаларын гидравлик сынаганнан соң Чаллының ЗЯБ һәм Мәләкәсаръгы бистәләрендә вакытыннан алда кайнар су бирелә башлады.

"Татэнерго" АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ЗЯБ бистәсенең 19/30 йортыннан башка, 19нчы бистәгә кайнар су бирү мөмкинлеге турында телефонограмма опрессовкалау башланганның дүртенче көнендә үк җибәрелде. Шундый ук хәбәрне Мәләкәсаръягы идарә итү компаниясе дә алган.

Нәтиҗәдә 16 май кичендә 45 йортка кайнар су бирелде. ЗЯБ һәм Мәләкәсаръягы бистәләрендә барлыгы 224 йорт кайнар сусыз калган иде.

"Гидравлик сынаудан соң фатирларда кайнар су булмаса, бу хакта хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк", - диләр НЧТС хезмәткәрләре. 

 Исегезгә төшерәбез, опрессовкалауның беренче этабы 13 майда башланды. Ул 26 майга кадәр дәвам итәргә тиеш. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар су НЧТС Чаллы сусыз кала