Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайбер квитанцияләрдә хата киткән

Җылылык өчен түләүне киметеп язганнар.

Берәүләрләгә шаккаткыч суммалы квитанцияләр килгәндә, икенчеләргә бөтенләй аз исәпләгәннәр. Сүз “Челныстройремонт” идарә итү компаниясенә караучы йортлар турында. 22 мең кешегә җылылык өчен түләүләрне 3 тапкырга киметеп язганнар. Әмма сөенергә иртәрәк. "Техник яктан җитешсезлекләр булып, хата китте", - ди хезмәткәрләр. Бүген халыкка яңа квитанцияләр таратыла башлады.

Килеп чыккан хәл буенча “Челныстройремонт” идарә итү компаниясе директоры Руслан Кәримов сөйләде. 

-  “Татэнергосбыт” оешмасы хезмәткәре хата җибәргән. Ул декабрь урынына октябрь күрсәткечләрен язган. Әйтик, октябрьдә һава торышының уртача температурасы плюс 8 градус иде, декабрьдә - минус 9. Аерма зур. Хәзер квитанцияләрне төзәтеп ясадылар. Кичә ул ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “Татэнергосбыт” АҖ сайтында яңартылды. Бүген квитанцияләрнең кәгазь варианты да әзер. Халыкка таратыла башлады. Яңа мәгълүматларны социаль яклау идарәсенә дә җибәрдек. 

Коммуналь хезмәтләр өчен түләп куярга өлгергән шәһәрдәшләргә барлыкка килгән аерманы түлисе булачак, ди белгечләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык квитанция