Чаллыда кайчан җылылык бирәчәкләр?
Җылылык торбалары әзерлеге турында сөйләделәр.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә фатирларга җылылык бирү темасы кузгатылды. Мэр Наил Мәһдиев җылылыкны салкыннарны көтмичә, җылы көннәрдә үк бирергә киңәш итә. «Җылылык бирү болай да кимендә 2 атнага сузыла», – ди. Бу атна ахырында салкынайта.
Бүгенге көндә социаль, мәдәни объектлар һәм күпфатирлы йортлар җылылык сезонына әзерлек паспортлары алганнар, башкача алар җылылык җибәрүгә әзер. Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе 15,3 км озынлыкта торбаларны яңартты, 4,3 км-ны ремонтлады. Эшләр 87%ка әзер - 31 октябрьгә кадәр төгәлләнәчәк. Опрессовка нәтиҗәсендә 177 аварияле участоклар ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев