Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайнар суны бетермиләр

Опрессовка кичектерелә.

Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауларны 28 майга күчерделәр. Исегезгә төшерәбез, график буенча опрессовка 14 майдан шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә (Сидоровка, ГЭС, Мәләкәс аръягы) башланырга тиеш иде. 

«Салкын һава торышы урнашу сәбәпле һәм Чаллы халкының күпсанлы үтенечләре буенча шәһәр башкарма комитеты гидравлик сынаулар башлану вакытын күчерү турында карар кабул итте», – дип хәбәр итте Чаллы хакимиятенең мутбугат хезмәте.

Быел НЧТС белгечләре 740 км-дан артык җылылык челтәрләрен тикшерәчәк. Шулай ук 7 меңнән артык арматура, 700 компенсатор, 2,5 мең камера һәм су коеларына ревизия ясаячак. 

28 майдан Сидоровка, ГЭС бистәләре, Мәләкәс аръягы (20, 21, 22 микрорайоннар, 14нче гимназия, Гостев урамындагы 7, 7а ,7б йортлары), сәнәгать объектлары һәм БСИ кайнар сусыз калачак.  

Гидравлик сынауларның алдагы этаплары турында өстәмә рәвештә хәбәр итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев