Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайсы пляжларда су коену рөхсәт ителә?

Быел бары тик 5 пляж гына куркынычсыз дип табылды.

1 июньдә Чаллыда коену сезоны ачыла. Әмма бөтен пляжлада да су керергә рөхсәт ителми. Быел бары тик 5 пляж гына ГИМСка исәпкә алынды. Алар: шәһәр пляжы, SunDale, Ф.Табеев исемендәге яр буендагы һәм ГЭС бистәсендәге вейк-парклар, «Навигатор» яхт-клубы янындагы «Рәхәт Beach» пляжы һәм Тукай районында «Лесная сказка» ял итү базасы. 

«Коену сезонына 1 ай алдан пляж өчен җаваплы затлардан гариза-декларацияләр кабул иттек. Анда гадәттә оештыру чаралары, коткаручылар, янгынга каршы җайланмалар булу-булмавы турында языла. Шуңа карап исәпкә куйдык», – дип сөйләде МЧС инспекторы Зиннур Мостафин. 

ГИМС хезмәткәрләре прокуратура, хокук сакчылары, администрация белгечләре белән берлектә җәй буе тикшерүләр, профилактик чаралар үткәрәчәк. Аеруча игътибар үзәгендә коенырга ярамаган пляжлар булачак.

Исегезгә төшерәбез, тиешсез урында су коенучыларга 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. 

Фотолар ГИМС хезмәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев