Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт 70 процентка башкарылды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ремонтны озакка сузмаска кушты.

Чаллыда 105 йортта капиталь ремонт бара. Бу максатка республика һәм шәһәр бюджетларыннан 1 млрд. 368,1 млн. сум акча бүленеп бирелде. Эшләр якынча 70 процентка башкарылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 15 ел эчендә 2 мең ярым йорт тәртипкә китерелде. 17 млрд сумнан артык акча бүленеп бирелде. 

“Подряд оешмалар инженер системаларны кайнар суны туктатканда һәм җылылыкны өзгән арада ясадылар. Бу йортта яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнелде. Ике төп эшне берьюлы башкардык дияргә була”, - ди ул. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ремонтны озакка сузмаска кушты. "Көзге яңгырлар башланганчы түбә эшләрен бетерергә, ремонтны 1 сентябрьга төгәлләргә кирәк”, - диде ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт