Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда капиталь ремонттан соң тагын бер юл ачылды

Ул күпмегә төшкән?

Чаллыда капиталь ремонттан соң Магистральная урамы ачылды. 

Тантанада Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов катнашты.

«Халык бу юлны ремонтлауны озак көтте. Сидоровка бистәсендә үскән егет буларак, мин бу юлны бик яхшы беләм. Төзүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул әкияткә әйләнде», - диде министр.

Чаллыны Тукай районы белән тоташтыра торган юлны яңарту 509 млн сумга төште. Юлны Казанның «Волга-Автодор» компаниясе ремонтлады. Әлеге коллектив Яшьлек проспекты, Орловская, Маршал Жуков урамнарын да танымаслык итте.

Исегезгә төшерәбез, быел Чаллы юлларын ремонтлау өчен 4,6 млрд сум акча бүлеп бирелде.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов шәһәргә ярдәм иткән өчен Россия хөкүмәтенә һәм ТР Рәисенә рәхмәт белдерде.

Тантанада алдынгы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар капиталь ремонт