Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кар чистарту техникалары эшкә әзерме?

Әлеге сорауны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә күтәрделәр.

"Шәһәр урамнарын кардан арындыру өчен техникалар әзер. "Автомобиль юллары предприятиесе" көн саен аларны эшкә җигә. Әмма ныклап эшләү өчен карның күпләп ява башлаганын көтәбез. Кар көрәүчеләр дә әзер тора", - диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Шулай ук киңәшмәдә җылылык темасын да искә алдылар. Илья Зуев белдерүенчә, бүгенге көндә бөтен йортлар һәм социаль объектлар җылылык белән тәэмин ителгән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: "Яшәүчеләрнең кайберләреннән җылылык булмау буенча мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Җылыткычларда һава калуы ихтимал. Шуңа күрә әлеге проблемаларны тәүлек эчендә хәл итәргә кирәк. Хәзер һава температурасы көндез плюсны күрсәтә. Салкыннар киткәч, эшләү кыенлашачак. Стоякларны ясау, батареялардагы һаваларны чыгару буенча эшләр кыска вакыт эчендә башкарылырга, мондый сораулар контрольдә булырга тиеш. Шәһәр  халкы уңайсызлыклар тоймасын. Җылылык булмау - респиратор авырулар артуына сәбәпче була", - диде мэр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев