Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кар чистартучыларны кайнар аш белән сыйладылар

Эшмәкәр Рөстәм Гатин 200 эшчегә карабодай боткасы пешерде.

Ул күптән түгел Лисичансктан кайтты. 

"Лисичанскта булганда да мин Чаллы яңалыкларын күзәтеп бардым. Көтмәгәндә күпләп кар явып, шәһәрдәшләргә кыенлыклар тудырганын да күреп-белеп тордым. Социаль челтәрләрдә җитәкчеләргә карата канәгатьсезлек белдерүчеләр күп булды. Шул ук вакытта кар чистартучыларның көне-төне эшләүләреннән дә хәбәрдар идем. Эшләре авыр. Чаллыга кайткач, аларга игътибар күрсәтәсем килде. Кыр кухнямда ботка пешереп эшчеләр янына бардык. Мәйдан һәм “Төзүчеләр” стадионы янында 200ләп эшчегә кайнар ризык ашаттык. Әлбәттә башта аларның ялга туктаган вакытларын һәм шәһәрнең кайсы җирендә булачакларын белештек. Күзләренә карап һәрберсенә рәхмәт әйткәч, үземнең дә күңелем булды", - ди Рөстәм Гатин. 

Рөстәм Гатин пешергән ботканы “Автомобиль юллары предприятиесе” директоры Марат Анисимов та татып караган. Ул социаль челтәрендә пост урнаштырды. 

"Эшчеләребезне карабодай һәм чәй белән сыйлаганы өчен Рөстәм Гатинга һәм аның командасына зур рәхмәт. Үләннәр салынган хуш исле чәйне Рөстәмнең әнисе ясап җибәргән",- дип язган ул. 

Әлеге акцияне Рөстәм Гатин кимендә аена бер тапкыр үткәрергә тели. Барлык чыгымнар үз хисабыннан. Сүз уңаеннан, бер кыр кухнясында 1250 порция ботка пешереп була. Хәзерге вакытта Чаллы эшмәкәренең берничә кыр кухнясы Лисичанскта. Ул анда көненә биш меңнән артык кешене кайнар ризык белән тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев