Чаллыда карадан киенгән ир-атны эзлиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда карадан киенгән ир-атны эзлиләр

Ул 5 көн элек 48нче комплекстагы фатирыннан чыгып киткән.

Чаллыда 34 яшьлек ир-атны эзлиләр. Ренат Хисмәтов 5 апрельдә 48нче комплекстагы фатирыннан чыгып китә, шуннан соң өенә әйләнеп кайтмый. Ул кара курткадан, шул ук төстәге чалбардан һәм кроссовкалардан була.

Билгеләре: уртача гәүдәле, кыска чәчле, соры күзле, буе 170-175 см тирәсе. Шәһәрдәшебезне күрүчеләрне: 101, 112, 89053732135 телефон номерлары буенча шалтыратуларын сорыйлар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев