Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда картиналар галереясенең беренче директоры вафат

Рәшит Шәймәрданов белән хушлашу иртәгә була.

Шәһәр мәдәниятенә кайгы килде. Бүген Г.Хәкимова исемендәге картиналар галереясенең беренче директоры, югары категорияле рәссам, озак еллар беренче балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләгән Рәшит Шәймарданов вафат. Аңа 78 яшь иде.

"Ул директор булып эшләгәндә картиналар галереясе фондын туплау башланды. Коллекциянең нигезен ТАССРның рәсем сәнгате әсәрләре тәшкил итте.  Картиналар галереясе фондында аның "Кәрзин белән натюрморт" исемле аквареле саклана. Ул укытучылык эшчәнлегендә рәсем ясауның академик мәктәп традицияләренә таянды. Декоратив гамәли сәнгатькә милли традицияләрне кертте. Рәшит Хаҗи улы галереянең дусты булды. Күргәзмәләр ачу тантанасына, башка чараларга йөрде. Мөлаем, шат күңелле, ярдәмчел иде. Хезмәттәшләренә җылы сүзләр әйтте, аларның уңышлары өчен ихлас сөенде", - дип хәбәр итте галерея хезмәткәре, рәссам Рузия Вәлиулина. 

Рәшит Шәймәрдановны иртәгә иртәнге сәгать 9да "Тәүбә" мәчете яныннан соңгы юлга озаталар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем китем