Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кеше машинасын урлап сатучыны хөкем иттеләр

Судта ул үз гаебен танымады.

Шәһәр судында машина карагы эше каралды. Узган ел аның бер танышы урамда автомобиль ачкычын төшереп калдыра. Моны гаепләнүче күреп тора, тик дустына әйтми. Ачкычны алып, машинасына утырып кача. Номерларын салдырып, башка автомобильнекен куя. Сожрак транспорт чарасын сатып та җибәрә. Автомобиль эчендәге сумкадан 23 мең сум акча урлый, документларын чүплеккә ташлый.

Аннан соң ЗЯБ бистәсендә тагын бер очрак теркәлә. Анда ул "Hyundai Solaris” машинасының тәрәзәсен ватып, урлап кача. 

Ир-ат моңарчы да җаваплылыкка тартылган булган. Бу юлы аны 4 маддә буенча хөкем иттеләр. Ул 4 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Катгый режимлы төзәтү колониясендә утырачак. Моннан тыш, зыян күргән машина хуҗаларына 700 мең сумнан артык акча түләргә тиеш була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы