Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кеше үтерү очраклары арткан

Бу хакта Чаллы Эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Игорь Овсов хәбәр итте.

Узган елда Чаллыда кеше үтерү, талау һәм фатир басуга бәйле җинаятьләр күп булмаса да, арткан. Әйтик, 2024 елда кеше үтерү очрагы 20 булса, узган елда ул 21гә җиткән. 

Машина урлау киресенчә кимегән. Наркотик  һәм психотроп матдәләр кертүче 5 канал  ябылган. Узган елда 50 кг.нан артык тыелган матдә законсыз әйләнештән алынган. Хокук саклаучылар 4 меңгә якын җинаять эше, 8 меңгә якын административ эш ачканнар. 

Хокук бозулар буенча мөрәҗәгатьләр санын исә 10 меңгә артып 137 меңгә җиткән.  

Докладчы әйтүенчә, җинаятьләрне ачарга видеокүзәтү камералары ярдәм итә. «Куркынычсыз шәһәр» системасына 6,5 мең камера кушылган. Аларның 1,4 меңе кешеләр күп җыела торган урыннарда. 

2024 елда камералар ярдәмендә 477 җинаять ачылган булса, 2025 елда бу сан 449га калган. 
Камералар ярдәмендә урамдагы җинаятьләр 2024 ел белән чагыштырганда 11% кимеп 966га калган. 2024 елда 1079. «Практика күрсәткәнчә, кайвакытта видеокамера язмалары гына гаепле кешене җинаять җаваплылыгына тартырга нигез була ала», – диде Игорь Овсов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал күзәтү камералары хокук полиция суд