Чаллыда кием компаниясенә нигез салучы вафат булган
Үлем сәбәпләре билгеле түгел.
Чаллының сәүдә системасы югалту кичерә. 75 яшендә NINEL эске киемнәр компаниясенә нигез салган һәм компаниянең хуҗасы Нинель Кривоногова вафат булды.
NINEL билгеле бренд, шул исемдә Россиядә һәм Татарстанда 30лап кибет бар.
Нинель Кривоногова сәламәтлегеннән беркайчан да зарланмаган, кинәт үлеп киткән. Аның бердәнбер улы Тайландта ял итә торган булган. Кайгылы хәбәрне ишеткәч, ашыгыч рәвештә Чаллыга кайткан.
Нинель Давыдовна белән хушлашу 21 январьда иртәнге сәгать 10 да Ильбухтина чиркәвендә була. Мәрхүмә Чаллы зиратында җирләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев