Чаллыда колеялы юлларны ясаячаклар
Проблемалы участоклар шәһәрдә - 8.
Кыш җылы килү сәбәпле, күп проспектлар колеялы. Проблемалы участоклар шәһәрдә 8, дип белдерде «Автомобиль юллары предприятиесе» генераль директоры Марат Анисимов. Аеруча трамвай юллары белән киселешкән урыннар куркыныч.
«Быел трамвай юллары белән киселешкән урыннарны ремонтлаячакбыз. Бүгенге көндә Нариманов – Яр Чаллы проспекты, Академик Королёв урамы – Тынычлык проспекты, Тынычлык - Рәис Беляев урамы, Мәскәү проспекты - Рәис Беляев, Хәсән Туфан – Сөембикә проспекты, Машина төзүчеләр - Академик Королёв урамы, Нариманов – Машина төзүчеләр урамы киселешләре проблемалы», – ди Марат Анисимов.
«Юл торышына таләпләр Чаллы дәүләт автоинспекциясе тарафыннан куелырга тиеш. Таләпләр катгый булган саен, тәртип тә күбрәк булачак», – диде мэр Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев