Чаллыда көнчел ир хатынын кыйнап үтергән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көнчел ир хатынын кыйнап үтергән

Тикшерү комитеты җинаять эшен судка җибәрде.

Чаллыда 40 яшьлек ир-атка  хөкем карары чыгарылачак. Ул бергә торучы 48 яшьлек хатынын үтерүдә гаепләнә. Хокук сакчылары әйтүенчә, җинаять кылганда ир-ат исерек була, наркотик матдәләр кулланганлыгы да ачыклана. Ир белән хатын арасында конфликт килеп чыга. Ир хатынын көнләп, урындык аягы белән кыйный башлый, соңыннан берничә тапкыр пычак белән кадый. Хатын-кыз урында ук җан бирә. 

Ир-ат моңарчы да хөкем ителгән булган. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев