Чаллыда контрафакт алкоголь сатучыларны тоттылар
Алар продукцияләрен Чаллы һәм Казан кибетләренә озатмакчы булган.
Чаллы хокук сакчылары контрафакт алкоголь һәм тәмәке сатучыларның эзенә чыкты. Алар Чаллыдан Казанга таба юл тоткан була. Инспекторлар туктатып машина салонын тикшерә. 500 литр спиртлы эчемлек табалар. Машинада гараж ачкычы да була.
Полиция хезмәткәрләре гаражны да тикшерә. Биредә 13 мең шешә алкоголь һәм 400дән артык маркировкасыз тәмәке табалар. Гаепләнүчеләр - өч ир-ат. Аларга карата җинаять эше кузгатылды. Алар “законсыз рәвештә зур күләмдә этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм тарату”, “товар һәм продукцияне маркировка куймыйча җитештерү, сатып алу, саклау яки сату” маддәләре буенча хөкем ителәчәк.
ТР Эчке эшләр министрлыгы фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев