Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сарыкларны тикшерәләр

Алардан кан алдылар.

Чаллы корбан гаетенә әзерләнә. Шәһәр ветеринарлары корбанга дигән маллардан анализлар алды. Чаллыдан быел корбанга сарыкларын Элеватор тавында яшәүче эшмәкәр Равил Зарипов кына тәкъдим итә. Шуңа күрә тикшерүгә аның маллары гына эләкте.  

«70ләп сарыктан кан алып, лабораториягә җибәрдек. Аларны бруцеллёз чиренә тикшерәчәкбез. Әлеге куркыныч авыру кешедән кешегә йокмый. Әмма хайваннан кешегә күчәргә мөмкин. Авыру куркыныч. Бөтен эчке әгъзаларны зарарлый. Шуңа күрә корбанга әзерләнгән малларның бөтенесе дә тикшерелергә тиеш», – диде Чаллы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Гумиров. 

Чаллыда бруцеллёз теркәлгәне юк. Әмма Әтнә, Яңа Чишмә, Сарман районнарында андый авырулар ачыкланды, дип ассызыклады шәһәрнең баш ветеринары. 

Исегезгә төшерәбез, бөтен мөселман дөньясы корбан гаетен 16-18 июньдә билгеләп үтәчәк. Мал чалу урыны итеп быел да Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты мәйданы билгеләнде. Малларны Татарстанның төрле районнарыннан алып киләргә планлаштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев