Бу хакта Чаллының Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Илгизәр Бариев хәбәр итте. Узган атна белән чагыштырганда 22 кешегә күбрәк.
Чаллыда барлыгы 28 меңнән артык кешедә коронавирус ачыкланган. Бу - гомуми статистика. Бүген шәһәрдәге күрсәткечләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән 2,8 процентка күбрәк. ОРВИ дә чигенергә уйламый. Бер атна эчендә 4185 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Аларның 19ындә грипп ачыкланган.
- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар үткәрелми калмаячак. Коллективлар да хезмәт иткән ир-егетләрен бәйрәм белән котлаячак. Шуңа күрә күпләп халык җыелган урыннарда санитар нормаларны үтәргә, куркынычсызлык чараларын күрергә кирәклеген онытмаска кирәк, диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Нет комментариев