Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көзге ярминкәләр башлана

Шәһәрдә Татарстанның 7 район фермерлары сәүдә итәчәк.

9 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Ул атна саен шимбә көннәрендә иртәнге сәгать 8дән көндезге 3кә кадәр эшләячәк. 

Ярминкәләр «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында, Шамил Усманов урамындагы 41/17 йорты каршындагы мәйданда оештырыла. Башкарма комитетның кулланау базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова  әйтүенчә, Чаллыда көзге ярминкәдә график буенча Тукай, Сарман, Мөслим, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә районнары фермерлары сәүдә итәчәк. 

«Ярты миллионлы сәнәгать шәһәрендә яшәүчеләрнең өстәлендә сыйфатлы ризык булырга тиеш. Шуның өчен ярминкәләр уздырабыз. Аларны тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен барлык шартларны тудырырга кирәк», – дип искәрте шәһәр мэры Наил Мәдиев. 

Ул Чаллы халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткән өчен республиканың фермерлык хуҗалыкларына рәхмәт белдерде. Татарстанның сөт ризыклары җитештерү буенча Россиядә лидер, бәрәңге, ит, бөртеклеләр җитештерү буенча да алдынгы төбәк булуын ассызыклады. 

1-10 октябрьдә өлкәннәр ункөнлегендә волонтерлар әби-бабайларга азык-төлекне төяргә, кайтарып бирергә булышачаклар. Махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибардан читтә калмаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә