Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көзге ярминкәләр башланды

Алар шәһәрнең 3 урынында: Ипподромда, «Төзүчеләр» стадионы мәйданында һәм «Южный» агросәнәгать комплексында уза.

Көзге ярминкәләр иртәнге сәгать 8дән көндезге 3кә кадәр эшли. Без Ипподромга барып кайтырга булдык. Сәгать 9лар тирәсе. Халык күп түгел. Сатучылар тезелеп киткән. Сарман, Әгерҗе, Тукай районы... Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр.
 "Күзкәй авылыннан килдек. Үзебезнең хуҗалыкта үстерелгән мал. Кабыргаларны 450-480 сумнан сатабыз. Арка ягы 500-550 сум, сөяксез ит 650-700 сумнан", - ди Гөлфия Әхмәтҗанова. 

Халык күбрәк ит янында. Фермерлар продукциясе тәмлерәк һәм очсызрак диләр. Эшкуарларның күбесе бәяләрне, чыннан да, арттырмаган.

"Хуҗалыгыбызда 50ләп баш мал асрыйбыз. Эшебез авыр. Печән дә быел әз булды. Чыгымнар күп. Шуңа да карамастан бәяләр узган елдагы сыман. Үзебезнең тугры клиентларыбызга очсызрак та биреп җибәрәбез. Сыер ите 430 сумнан 630 сумга кадәр тора", - ди Дөреш авылыннан килгән Фәүхинур Шиһапова.

Тавык бәясе, киресенчә, бераз арткан. Килограммы 280 сумнан. 

"Бодайларны тегермәннән үзебез тартабыз. Тавыкларыбызны тикшерелгән ризыклар белән генә ашатабыз. Азык-төлек, доставка да кыйммәтләнде бит", - ди Әлфинур Кашапова.

Ярминкәдә дуңгыз, ат итләре дә бар.  Яшелчәләр бик күп. Халык ремантант кура җиләген сатып ала. Кечкенә савыты 150 сум. Бер чиләк алма һәм слива - 250 сум. Грушага 350 сум сорыйлар.

Кишер, суган, бәрәңге сатучылар да бихисап. Чиләкләп тә, капчыклап та алырга мөмкин. Бер чиләк бәрәңге 250-280 сум тора. Суганның килосы 22 сум. Кишер - 25, чөгендер 16 сумнан. Онның бер килограммы - 75 сум.

Берничә урында бал сатучылар. 3 литрлы чәчәк балы 1500 сум тора. Юкәнеке кыйммәтрәк, 2400 сум.

Сыр, казылык сатучылар яныннан да кеше өзелми. Әгерҗе районыннан апалы-сеңелле Рәилә Харисова һәм Рәмилә Абдуллина  продукцияләрен клиентларына ашатып ук карыйлар. Сырларның әллә ничә төрен алып килгәннәр. Бәяләре 420 сумнан 980 сумга кадәр. Казылыклар төрлелегеннән дә күзләр чуала. "Бу өлкәдә инде күптәннән. Базарда 15 еллап сатабыз. Җитештерүчеләребез сыналган", - ди бертуганнар.

Ярминкәдәге бөтен продукцияне санап бетерерлек түгел. Шунысы ачык: бер чыксаң, буш кул белән кайтмаячаксың. Азык-төлек сыйфаты күзгә бәрелеп тора. Халык та акчасын кызганмый.  Һәркайсында икешәр пакет. Димәк, ярминкәләргә ихтыяҗ зур.  

Көзге ярминкәләр атнаның һәр шимбәсендә Ипподромда, "Төзүчеләр" стадионы мәйданында һәм "Южный" агросәнәгать комплексында узачак. 

Көзге ярминкә һәм бәяләр турында тулырак "Шәһри Чаллы" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев