Чаллыда кран машинистын мошенниклар алдады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кран машинистын мошенниклар алдады

Хатын-кыз 2,5 млн сум акчасын югалтты.

Чаллыда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрләрләрдә акча эшләү буенча тәкъдимгә юлыга. Һәм бер ай дәвамында «финансистлар»га онлайн рәвештә акча күчерә. Күп акча эшләргә өметләнгән ханым башта үз акчасын, аннары кредитка алган финансларын күчерә. 
Алдакчылар аңа даими рәвештә «керемнәр» вәгъдә итә, депозитны арттырырга кирәклегнә ышандыралар.

Нәтиҗәдә хатын-кыз 2,5 млн сум акчасын югалта. Табышны алырга теләгәч, «менеджер» аңа инвестиция кертүне дәвам итәргә кирәклеген әйтә.  Хатын-кыз мошенниклар кармагына эләгүен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать ит. РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 
 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев