Шәһәр суды нинди карар чыгарды?
Чаллы шәһәр суды «Респект» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе, риелтор Албина Созоновага карата хөкем карары чыгарды. Аны мошенниклык буенча 166 эпизодта гаепле дип таптылар һәм 10 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрү турында карар кабул иттеләр.
Созонова 4 эпизод буенча, җинаять составы булмау сәбәпле, акланды.
Элегрәк дәүләт гаепләүчесе аны 12 елга колониягә җибәрүне сораган иде.
Исегезгә төшерәбез, Созонова мошенниклык гамәлләре кылып, шәһәрдәшләргә һәм күрше төбәк кешеләренә 371 млн сумлык зыян салды. Тикшерү версиясе буенча, ул кешеләрдән, яңа йортлардан базар бәясеннән түбән бәягә фатир сатам дип акча җыйган. Нәтиҗәдә кешеләр акчасыз калды. Созонова бер кешегә дә зыяннын тулысынча капламады.
Созонова гамәлләре буенча җинаять эше 2022 елның апрелендә башланды.
Фото шәһәр судыннан алынды.
Нет комментариев