Чаллыда күлгә сазан, ак амурлар, юанбашлар җибәрделәр
Бу балыклар суны чистарта.
Чаллыда, «Прибрежный» паркындагы күлгә сазан, ак амурлар һәм толстолобиклар (юанбашлар) җибәрделәр. Бу хакта Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, бу сулыкны саклау һәм андагы табигый балансны тоту өчен мөһим чара.
Балыклар табигый юл белән суны чистарталар. Сазан, ак амурлар һәм юанбашлар суүсемнәр белән тукланып сәламәт экосистеманы сакларга ярдәм итәләр.
Район башлыгы бу эшне оештыруга ярдәм иткән өчен Чаллы бакчачылар ассоциациясе рәисе Виталий Быковка рәхмәт әйтте.
Фотолар Фидәрис Хәбибуллиннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев