Чаллыда күпбалалыларга җирне бакча ширкәтләреннән бирәчәкләр
Бу хакта башкарма комитет җитәкчсесе Фәрид Сәлахов җиткерде
Бүгенге көндә 2012 нче елдан бирле 10 меңгә якын гаилә җир алу буенча чиратка баскан. Аларның 3 меңнән артыгына участоклар бирелгән инде, хәзер 6078 гаиләне җир кишәрлеге белән тәэмин итәсе калган. 2025 нче елның 5 гыйнварында ТР җир кодексына үзгәрешләр кертелгән. Аның буенча Чаллыдагы гаиләләргә күршедә урнашкан 9 районнан участоклар бирү мөмкинлеге бар. Болар Актаныш, Тукай, Алабуга, Менделеевский, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Зәй районнары. Җир бүлеп бирү өчен шарт бар – территориядә инфраструктура булырга тиеш, ягъни газ, су, электр кертелгән, юллар булу зарур. Шундый 1540 участок инде шәһәргә тапшырылган, тагын 465 участок буенча документлар әзерләнә.
Чаллыда бакча ширкәтләрендә җир бирү дә карала. Кайбер гаиләләр үзләре үк шундый теләк белдергән. Тик моның өчен гаризада җир куллану максатларын үзгәртергә кирәк.
Әгәр гаилә тәкъдим ителгән җирдән 3 тапкыр баш тарта икән, ул исемлектән төшеп кала, аңа яңадан гариза язарга туры киләчәк. Бу очракта инде ул исемлекнең ахырына эләгә. Башкарма комитетка җир сайларга килмичә калганнар да баш тарткан дип бәяләнә. Җирне 5 ел Татарстанда яшәәп, мохтаҗ булганнарга гына бирә башладылар. 2027 елга кадәр Чаллыдагы барлык күпбалалы гаиләләр җир белән тәэмин ителергә мөмкин. Бу хакта журналистлар белән онлайн очрашуда Фәрид Сәлахов сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев