Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күренекле тренер вафат булды

Аңа 66 яшь иде.

Чаллының спорт өлкәсенә кайгы килде. «Юность» яшүсмерләр клубы тренеры Виктор Дюжиков вафат булды. 

Хезмәттәшләре әйтүенчә, Виктор Николаевич күптәннән авырган, әмма беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмаган. 

«Талантлы тренер бөтен гомерен яраткан һөнәренә багышлады. Балаларны футбол һәм хоккей уйнарга өйрәтте. Андый професисоналлар күп түгел. Ул бик күп спорт команадалары формалаштырды», – ди хакимиятнең спорт идарәсенең элеккеге башлыгы Наталья Безрукова. 

В. Н. Дюжиков белән хушлашу бүген 10 сәгатьтә яңа шәһәрнең 30нчы комплексындагы «Юность» хоккей корты янында була.

Мәрхүмне Чаллы зиратында җирлиләр. 

Фото ТР футбол федерациясеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр югалту үлем-китем