Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «кышкы сабантуй» уздырырга уйлыйлар

Кыйммәтле бүләкләр дә көтелә.

17 февральдә Чаллыда "Кама чаңгы марафоны" узачак. Ярышларда гадәттә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашалар. Бу юлы да 400дән артык спортчы көч сынашыр дип көтелә. Аларга 5 км, 30 км һәм 50 км дистанцияләр тәкъдим ителәчәк. 

"Спортчылар теркәлә башлады. Марафончылар белән бергә 50 км дистанцияне узарга теләүче олимпия чемпионнары да булыр дип ышанабыз. Быел лотереялар уйнатып, балалар өчен бәйгеләр, төрле уеннар оештырып "кышкы сабантуй" уздырырга ниятлибез", - диде "Титан" спорт мәктәбе җитәкчесе Ләйлә Вопшина. 

Марафон сәгать 9:00да башлана. Җиңүчеләрне медаль, дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә. Моның өчен 650 мең сумнан артык акча бүленеп бирелде.

"Кама чаңгы марафоны" узышларында катнашу өчен монда теркәлергә кирәк. 

Марафон беренче тапкыр 2001 елда үткәрелә. Аның төп максаты - чаңгы узышларын популярлаштыру, халыкны спорт белән шөгыльләнүгә өндәү, чаңгычылар арасыннан иң көчлеләрен барлау. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев